Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңавыл шәһәрендә зур ширкәт төзеләчәк


Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә металлургия комбинаты төзеләчәк. Бу хакта Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов белән Урал Тау-металлургия компаниясе башлыгы Искәндәр Мәхмүдовның очрашуында белдерелде. Искәндәр Мәхмүдов Уфага үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча тәгаен сөйләшүләр алып бару өчен килгән.

Искәндәр Мәхмүдов бу очрашуда Урал Тау-металлургия компаниясе ширкәтләренең бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды һәм тау казылмаларын чыгару сәнәгате, металлургия өлкәсендәге, шулай ук агросәнәгать тармагаындагы инвестиция проектларын тормышка ашыру хакында мәгълүматлар бирде.

Очрашуда шулай ук Яңавыл шәһәрендә өр-яңа металлургия комбинаты төзи башлау турында да фикер алышынды. Яңавыл шәһәре - Татарстан Республикасы һәм Удмуртия белән чик буендагы шәһәр. Шуңа да анда төзеләчәк металлургия комбинатының киләчәк эшчәнлегендә Татарстан белән Удмуртстан да катнашачак дип көтелә. Алардан китерелгән метал сыныклары да биредә чимал була ала. Ә, гомумән алганда, Яңавылдагы металлургия ширкәтендә елына 550 мең тонна корыч прокаты эшләнергә тиеш дип күзаллана. Шуңа өстәп йөзләрчә кеше хезмәт урынлы булачак.

Искәндәр Мәхмүдов белән Мортаза Рәхимовның очрашуында Башкортстанда берлектә кайбер социал-көнкүреш мәсьәләләрен дә хәл итү турында сүз барды. Узган елда, мисал өчен, Урал Тау-металлургия компаниясе Башкортстанда социаль мәсьәләләрне хәл итүгә 206 миллион сум акча тотынган.
XS
SM
MD
LG