Accessibility links

Башкортстан татар яшьләре Татарстанда укырга керә


Башкортстаннан быел да бер төркем татар яшьләре Татарстандагы югары уку йортларына квота буенча укырга керәчәк. Быел анда укырга керергә теләүчеләрнең исемлеген Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләре күпкә алдан ук төзегән иде инде. Быел Башкортстан татар яшьләре Казан белән Яр Чаллыдагы югары уку йортларын сайлаган.

Әле булачак талиплар имтиханнарны бирә дә башлаган инде. Абитуриентларның зур күпчелеге, һәр елдагыча, рухи мәркәз Казанда укырга теләк белдергән. Аларның төркемен июнь ае азагыннан бирле инде Уфадагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Кифая Фазлетдинова хәстәрләп йөртә. Яшьләрнең барлык проблемаларын, яшәү, имтиханарга әзерләнү мәсьәләләре белән турыдан-туры ул шөгыльләнә. “Бу эштә миңа Казанда Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты һәм башка милли оешмалар әгъзалары зур ярдәм күрсәтә”, - ди Кифая ханым Фазлетдинова. Уфадагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кифая Фазлетдинова әлеге көндә Казанда эш сәфәрендә. Башкортстан татар яшьләренә андагы төрле югары уку йортларына укырга керү барышында аларга аналарча ярдәм күрсәтә, киңәшләрен бирә ул.
XS
SM
MD
LG