Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда аквапаркта югалган баланың мәете табылды


2 июль көнне Татарстанның Түбән Ослан авылына Кировтан кунакка кайткан гаилә Казан аквапаркына барган җирдән анда аларның 14 яшьлек малайлары – Сергей Матвеев юкка чыга. Малайны этләр белән милиция, аквапарк хезмәткәрләре эзли, әмма таба алмыйлар. Сергей чыгып китеп югалган дип фаразлана. Узган төндә аквапарк хезмәткәрләре су суырту җиһазларының эштән чыгу сәбәбен тикшерә башлагач бала мәете чыга. Аны тулысынча чыгару өчен алар торбаның бер өлешен кисеп алган, дип хәбәр итте Татарстанның гадәттәныш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге. Шулай ук министрлык белдерүенчә, аквапаркта иминлек шартлары бозылган булганы фаразлана. Су суырту торбасы балалар суга шуып төшкән тау артында гына, башка бер ни белән дә капланмаган булган. Ул тау урыныннан күчеп торба тишеген ачкан булган, дип фаразлана. Аның тишеге рәшәткә белән ябылырга тиеш булган. Бүген Азатлыкның Казандагы хәбәрчеләре моңа аңлатма алыр өчен Казан аквапаркына шалтратты, әмма телефонда – аквапарк техник сәбәпләрдән ябык дигән тасма гына әйләнә иде. Сергей Матвеев югалгач та – кеше урлау маддәсе нигезендә җинәять эше ачылган иде. Хәзер аквапаркта эчке эшләр һәм прокуратура вәкилләре эшли, дип хәбәр итә татар-информ мәгълүмат агентлыгы.
XS
SM
MD
LG