Accessibility links

Кайнар хәбәр

Контакт Төркеме Косово өчен яңа юл табачак


Русиянең Косово бәйсезлегенә каршы чыгуын исәпкә алып АКШ һәм Европа илләре бу хакта БМО Иминлек Шурасы резолюциясен кабул итүне кичектереп торырга карар итте. Русия – БМО кабул итәчәк бәйсезлек турындагы һәр төрле карарга вето салачагын белдерде. Кичә АКШның БМОдагы вәкиле Залмай Хәлилзад, тарафлар - яңа юллар турында уйларга тиеш, дип белдерде: "Русия үз позициясендә калса, бу үз чиратында планның кабул ителмиәчәгенә китерәчәк, ул очракта Контакт Төркеме, Иминлек Шурасыннан тыш эш итәргә һәм яңа процесс башларга тиеш булачак." Контакт Төркеменә Британия, Франция, Италия, Германия, Русия һәм Кушма Штатлар керә. Русия тышкы эшләр министрлыгы, бу адым – Русия сәясәтенең нәтиҗәсе, дип белдерде. БМО вәкиле Марти Аһтисаари Сербиянең Косово вилаятенә бәйсезлек бирергә тәкъдим иткән иде. Сербия һәм Русия моңа каршы чыкты.
XS
SM
MD
LG