Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда беренче хатын-кыз президент


Һиндстанда беренче тапкыр президент итеп хатын-кыз сайланды. Пратибһа Патилга 72 яшь, ул адвокат, төняк-көнбатыштагы Ражастан штаты башлыгы, хакимияттәге Конгресс фиркасе әгъзасе. Аннан алда президент вазыйфасын элекке галим Абдул Кәләм үтәгән иде. 1998нче елда ул Һиндстанны атом дәвләтенә әйләндерүгә зур өлеш кертүе белән танылды. Президентлык вазыйфасы Һиндстанда символик мәгънәгә генә ия.
XS
SM
MD
LG