Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ангарскида тирә-якны саклаучыларга һөҗүм булган


Иркутски өлкәсенең Ангарски шәһәрендә 15-20 кешелек яшьләр төркеме тирә-якны саклаучыларга һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә бер активист һәлак булган, берничә кеше яраланган. Тирә-якны саклаучылар Ангарскида уран баету үзәген төзүгә каршы чатырлар куйган булган. Һөҗүм итүчеләр таяклар, пычаклар һәм һавага ата торган корал белән коралланган булган. Әлегә һөҗүм итүдә шикләнелгән ике кеше кулга алынган.
XS
SM
MD
LG