Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда тотыкларны азат итү чарасы


Әфганстан саклану министрыгы, талибан тарафыннан тотык итеп алынган 23 Көньяк Корея кешесен азат итү чарасы башлануы турындагы хәбәрне кире какты. Министрлыкның матбугат вәкиле генерал Мөхәммәд Азими, Әфган гаскәрләре аларны азат итү чарасын башларга әзер, дип белдерде: "Газни вилаятендә тотык алынган кореялыларны азат итү өчен полиция, хәрбиләр һәм коалиция көчләре әзер. Чараның беренче өлеше – төбәкне камауга алу – башланды. Икенче өлеше, шикләнелгән урыннарга хәҗүм башлар өчен – югарыдан фәрман көтәбез." Үз ватандашларын азат итү өчен Кабулга Көньяк Кореядан югары дәрәҗәдәге вәкилчелек килде.
XS
SM
MD
LG