Accessibility links

Мәдәният коммерциядә дә артта калмаска тиеш


Бу чара төгәлләнеп, Актаныштан кайтып үз тормышыбыз белән яши башласак та, анда күргәннәр әле һаман да күз алдыннан һич кенә дә китми, ди мәдәният хезмәткәрләре.

“Безне 3 авылга гына алып бардылар. Андагы авыл мәдәният йортлары да бездәге районнарныкыннан әйбәтрәк. Тавыш җайланмалары, биналар, андагы шартлар районга тиңләшә торган”,- ди бу чарада катнашкан Теләче авылы мәдәният йорты хезмәткәре Зөлфия Ибраһимова. Аның әйтүенә караганда, беренче чиратта район җитәкчеләре мәдәниятка уңай карашта булырга тиеш. Икенчедән исә, “аннан соң Актаныш президент Шәймиев туган район да бит әле. Шуның нәтиҗәседер инде бераз. Безнең гидтан, ул мәктәп укытучысы, сораган идек, химая буламы, дип. Ул булгалый диде”. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттәхов та мәдәният хезмәткәрләре алдында чыгыш ясап президент сүзләренә таянды. “Мәдәниятны үстерми торып, җитештерү, икътисад һәм дәүләтнең башка мөһим тармаклары тулы куәтенә эшли алмый”,- диде. Башкалар да үрнәк алсын дип, башта яхшы урынга алып баралар, әлбәттә. Ә менә калганнарның хәле ничек соң? Мәдәният та базар икътисадына экренләп кенә кереп бара бит. Мәдәни һәм әдәби тормышта еш телгә алына торган районнарның берсе- Арча районы мәдәният бүлеге баш бухгалтеры Ләлә Әхмәтгәлимова белән сөйләштек. Ул 2007 нче елда мәдәният биналарын төзекләндерү өчен бөтен районга 5 миллион сум акча бирелде, диде. “Без авыл мәдәният йортларын төзекләндерү өчен 5 миллион сум салабыз. Кайсына кирәк шулай бирелә инде”,- ди Әхмәтгәлимова. Зур булмаган котдежларның бәясе 5 миллион, фатир бәяләре дә шуңа таба үрмәләгән заманаларда, бер районның бөтен мәдәният йортларын төзекләндерү өчен бу сумнарны, әллә ни зур акча дип тә әйтеп булмый торгандыр… Әхмәтгәлимова, шулай да бу соңгы елда, мәдәниятка игътибар арта төште, ди. “Мәдәният хезмәткәрләре күп еллык хезмәтләре өчен өстәмә акча алмый иде. Биш елдан 10 елга кадәр 20 процент, уннан унбишкә хәтле 20, 15- тән егермегә кадәр 30 процент өстәмә акча каралган”. Арча районы мәдәният бүлеге белгече Лариса Васильева уртача хезмәт хакына килгән вакытта, әллә ни куанырлык түгел шул, ди. Авылларда эшләүчеләр якынча ике мең ярым, 3 мең сум ала. Республиканың мәдәният йортлары хезмәткәрләрен тагын Актаныш районындагы һәр мәдәният йортында да мөдирдән кала сәнгать җитәкчесе булу да гаҗәпләндергән. Ә күпләр өчен бу әлегә зур хыял гына икән.

Тормышны бөтәйтү өчен, монда чыгыш ясап, Зилә Вәлиева тиккә генә яңа базар шартларында мәдәниятны үстерү юлларын табарга кирәк. Һәр мәдәният йорты да бүгенге көндә казнадан финансланудан тыш коммерциядән дә акча эшли ала, димәгәндер.

Актаныштагы җыен Татарстан тарихында беренче очрашу иде. “Ел саен үткәрсәләр бик әйбәт булыр иде. Мәгълүмәт туплыйбыз бит инде. Бәйрәмнәр үткәрә торган сценарийларны үзебез язабыз бит. Менә башкалардан алу өчен очрашып телефоннарын алып калдык. Сценарийларны факс белән җибәреп була. Күп кеше белән таныштык”,- дип бәя бирде Актанышта узган мәдәният хезмәткәрләре җыенына Зөлфия Ибраһимова. Бу чара төрле районнардан 300 дән артык кешене үзенә җыйды. Актанышның Сабантуй аланында һәр район да үзенең чатырын әзерләп анда кул эшләрен дә күрсәтте, районның мәдәни тормышы турында элмэ такталар да эзерләнгән иде.

Наил Алан

\
XS
SM
MD
LG