Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнисе өчен кызы җавап бирә


Башкортстандагы билгеле кеше хокуклары өчен көрәшүче Альмира Жукованың кызы — Алина Жукова кулга алынган иде. Ул наркотиклар таратуда гаепләнеп башкаланың Октябрь районы мәхкәмәсе тарафыннан 7 елга хөкем ителде. Хөкем ителүченең әнисенә кызының бер дусы моны милициянең махсус оештыруын ирештергән һәм үзенең дә анда катнашы булуын белдергән. Ләкин мәхкәмә аны тыңлаудан баш тарткан иде. 20нче июнь ”Российская газета”да бу уңайдан “Әнисе өчен кызы җавап бирә” дигән мәкалә көн күргән иде. Әлеге мәкалә уңаеннан Русиянең Җәмәгатьчелек палатасының хокук оешмалары һәм көч структуралары эшен күзәтү комиссиясе утырышы булган. Анда әлеге эшне палата күзәтүе астына алганнар. Жукова эшен Башкортстанның югары мәхкәмәсе караячак, анда Җәмәгатьчелек палатасы вәкилләре дә катнашачак.

XS
SM
MD
LG