Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ТИҮе сәфәргә җыена


Җәйге яллар дәвам итә. Парламентлар да, җәмәгатьчелек оешмалары да җәйге ялга таралган. Без Башкортстан Татар Иҗтимагый Үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллиннан җәйге ял кәефләрен белештек. Ул ял булуга карамастан, кул кушырып утырмыйбыз дип, кайбер алда торган планнар белән бүлеште. Аның сүзләренчә, якын араларда Пенза өлкәсенең Урта Илүзән авылына сәфәр оештырылачак. Алар җиде мәчете булган, ил күләмендәге иң зур, бай, төзек авыл белән танышырга җыена. Гыйниятуллин шулай ук Башкортстан татарлары конгрессының чираттагы җыенына әзерләнү, районнарда хисап конференцияләре үткәрергә әзерлек эшләре белән мәшгуль булуларын да ирештерде.

XS
SM
MD
LG