Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия сайлауларында Эрдоан партиясе җиңде


Төркиядә парламент сайлауларында җиңеп чыккан “Гаделлек һәм Тәррәкият” партиясе башлыгы, премьер-министр Рәҗәп Эрдоан, реформаларны дәвам итеп, илне заманча демократик илгә әверелдерергә вәгъдә итте. Анкарада меңнәрчә үз тарафдары каршында чыгыш ясаган Эрдоан: Халык мәнфәгатләрен кайгыртып, яхшы тормышка омтылу безнең максатыбызга илтүче юл, дип белдерде. Шулай итеп, Эрдоан партиясе көндәшләреннән байтак алга китеп, сайлауларда парламенттагы урыннарның яртысыннан күбрәген яулады.
XS
SM
MD
LG