Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә юл казасында Польша католиклары һаләк булган


Франциянең көньягында, юл казасында һаләк булган хаҗ кылучылар истәлегенә Польшада 3 көнлек мәтәм игълан ителгән. 26 һаләк булучының туганнары каза урынына килгән. Шулай ук Польша президенты Лех Качинский да бу урынга килеп киткән. Бу каза Альп тауларында Гренобльдән ерак түгел бер җирдә килеп чыккан. Бер төркем Польша котоликлары Нотр Дам де Валетт дип аталган изге саналган урыннан кайтып килгәндә, юлчылар утырган автобус тау юлындагы чикләүне җимереп, тарлавыкка төшеп киткән.
XS
SM
MD
LG