Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда бәрелешләр дәвам итә


Чечняның Шәли районында атышларда өч милиционер яраланган. Бу хакта республиканың эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Герменчук авылы янында билгесезләр Пермь ОМОНы утырган машинага ут ачкан. Тикшерүләр башланган. Чечняның көньягында сугышчылар белән атышта бер хәрби һаләк булган, тагын берсе яраланган. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүмәтләренә караганда Тазен Кала авылы янында сугышчылар белән сугыш бара. Алты кеше үтерелгән, аларның кем булулары ачыклана.
XS
SM
MD
LG