Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әгъләм Сәдретдинов: Чүп-чардан Русия белән бергәләп эшләгәндә генә котылып була


Июнь азагында Татарстанда экология һәм табигый байлыклар министры итеп Буа районы хакимияте башлыгы Әгъләм Сәдретдинов билгеләнгән иде. Хезмәтенә керешкәнгә нәкъ бер ай дигәндә ул Министрлар Кабинетында әйләнә-тирә мохит иминлеге һәм табигатьтән дөрес файдалану юнәлешендә комиссия утырышы уздырды. Дөресен генә әйткәндә чит илдән Русиягә килгән кунакларны беренче чиратта пычраклык гаҗәпләндерә. Бу юнәлештә күпме генә көрәшсәләр дә әле алга китү әлләни сизелми.

Әгъләм Сәдретдинов Буа районы хакимияте башлыгы булганда әлеге район иң чисталарның берсенә әйләнгән иде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры итеп аны билгеләү дә юкка булмагандыр. Ләкин республика ул бер район гына түгел. Киләчәктә Әгъләм Сәдретдинов чисталыкны саклауда беренче чиратта заманча технологияләрне куллану кирәклеген әйтте. Әгъләм Сәдретдинов:

Мин кичә генә Буа районыннан килгән кеше. Хәзер чүп-чар сортларга әйләндерелеп эшкәртелә, урамнарда тәртип буенча машиналар йөри. Һәр җирдән төяп алып китәләр, 20 процент калдыклар җыелып аларны эшкәртеп киләчәктә җитештерүгә кертү турында сүз алып барабыз.

Татар халкы гомер-гомергә чисталыкка омтылган. Европа илләре Русия белән чагыштырганда күпкә пөхтәрәк булган кебек, татар авылларының да йорт куралары рус авылларыныкы янында балкып тора. Ләкин зур калаларда чүп-чар проблемасын һич кенә дә хәл итеп булмый. Акчаны да Русиядән төләнергә туры килә. Әгъләм Сәдретдинов:

Зур проблемалар Казан шәһәрендә бар, аны хәл итү бара. Моңа бары Федераль структуралар, Хөкүмәтнең бергәләп эшләве нәтиҗәсендә генә ирешергә була.

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Әгъләм Сәдретдинов пөхтәлек булдыру җиңел түгел икәнне аңлый. Чөнки чүплекләр Русия күләмендәге гомер-гомергә булган проблема. Нәкъ юллар төзү кебек.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG