Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев “Укртатнафта” акцияләрен кайтару мәсьәләсен чишү өчен Украинага җыена


Татарстан белән Украина арасында “Укртатнафта” ширкәте акцияләренә карата булган бәхәсләре чишү максатыннан республика премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та, аның беренче урынубасары Равил муратов та Украина җирләренә барып карады инде. Әмма барыбер дә бу мәсьәләнең очы-корые күренми. Кайбер мәгълүмат чаралары белдерүенә караганда бу мәсьәләгә нокта кую өчен Татарстан президенты үзе Украинага барачак. Матбугатта соңгы арада “Татнефть” “Укртатнафта” акцияләреннән баш тартты дип язып чыккан язмалар еш күренде. Мондый фикер Татнефть белән дус булган «Амруз Трейдинг АГ» и «Сигруп Интернэшнл Инк» ширкәтләре өчен бик уңай дип белдерде Украинаның ягулык һәм энергетика министры Констонтин Бородин. Шул рәвешле барлык сылтауларны әлеге ширкәтләргә күчереп Украина җитәкчелеге Татарстанлылар алдында мескен хәлдә калып үзләрен яклатмакчы булалар. Искә төшерик узган атнада, мәгълүмат чараларында, Равиль Муратовның ягулык һәм энергетика министры Юрий Бойко белән очрашуыннан соң Татарстан әлеге акцияләрен бирергә ризала була дип язалар. Әмма Бородин әфәнде белдерүенчә, Муратов белән Бойконың очрашуы рәсми булмый, һәм бу мәсьәләне Равиль Муратов хәл итә алмый дип белдерә. Шулай итеп “Укртатнафта” мәсьәләсенә Республика президенты Минтимер Шәһмиев тә кушылырга мөмкин.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG