Accessibility links

Кайнар хәбәр

Православ дин әһелләре танылган галим, Нобель бүләге иясе Гинзбургны җавапка тартырга тели


“Народный сбор” дип аталган проваславие хәрәкәте, танылган галим, Нобель бүләге лауреаты Виталий Гинзбургны җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк дип, Мәскәү прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. “Народный сбор” оешмасының гаризасында, Гинзбурның мәктәпләрдә проваславие дине укыту турындагы фикере проваслав кешеләрнең хисләрен мыскыллый дип әйтелгән. Аннан алда ун академик, русия президентына ачык хат белән мөрәҗәгать итеп, чиркәүнең иҗтимагый тормышның барлык даирәләренә, шул исәптән фәнгә дә тыкшынуына борчылу белдергәннәр иде. Ул хат авторлары 1 сентябрдән мәктәпләрдә “православие мәдәнияте нигезләрен” укыта башлауга каршылык белдерә.
XS
SM
MD
LG