Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белорус оппозициясе активистлары тагын тоткарланды


Белорус оппозициясе активистлары Павел Северинец һәм Александр Шейн 15 тәүлеккә тоткарланган. Минский мәхкамәсе аларны рөхсәт ителмәгән басмаларны таратуда гаепле дип тапкан. Северинец белән Шейнны, дүшәмбе көнне, фатирдан әйберләр урлауда катнашлары булу ихтималы дигән сәбәп белән кулга алганнар, дип оппозициядәге “Молодой фронт” вәкиле Борис Горецкий хәбәр итә. Тентү вакытында алардан булачак акцияләр хакында язылган урам кәгазләре тапканнар. “Малодой фронт” оешмасы җитәкчесе, Павел Северинец ике ел утырып, әле май аенда гына иреккә чыгарылган булган. Ике ел элек аны рөхсәт ителмәгән каршылык акцияләрен оештыруда гаепләгән булганнар.
XS
SM
MD
LG