Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның сәяси яшьләр хәрәкәте әгъзалары Путин белән очрашканмы?


“Азатлык”ның Казан бюросына Мөслим якларыннан кунакка килүче Әхтәм абзый хәзерге көндә пенция яшендә инде. Илдә барган вакыйгалар белән танышып тора, безнең радионы да тыңлый, сәясәт белән кызыксына. Шуңа да ул сәяси фиркаләрнең Рүсия күләм очрашулары турындагы хәбәрләрне зур кызыксыну белән карый, аеруча яшьләр хәрәкәтләре булса. Безгә ул кайбер сораулар да калдырып китте әле. Менә шул ил күләм сәяси яшьләр хәрәкәте очрашуларында Татарстан яшьләре катнашамы һәм ул хәрәкәтләрдә татар егет кызлары бармы-күпме? Ил күләмендә сәяси яшьләр хәрәкәтләренең соңгы очрашулары 24 июльдә Завидова шәһәрендә Путин белән булды. Рүсия башлыгы белән “Россия молодая”, “Наши”, “Молодая гвардия”, “Местные”, “Новые люди”, “Наша страна” сәяси яшьләр оешмалары очраша. Татарстандагы“Бердәм Рүсия” фиркасенең яшь әгъзалары бу очрашуда булганнар микән дип “Молодая гвардия”нең активистка кызы белән сөйләштек. - Мин белмим шул, җитәкче ялда иде! Шулай итеп Путин белән очрашуга барганнармы-юкмы икәнне белә алмагач “Молодая гвардия”не үз канаты астында тотучы башкаладагы “Бердәм Рүсия” фиркасе әгъзасы Рәшит абзыйдан сорарга булдык. - Белүемчә Казаннан баручы булмады. “Бердәм Рүсия” фиркасе белән сөйләшкәннән соң шунсы аңлашыла, аларның “Молодая гвардия”сеннән башка көчле сәяси яшьләр хәрәкәте юк икән. Казанда нинди яшьләр хәрәкәте бар икән соң, Путин белән очрашканнары Татарстан башкаласында теркәлдеме икән дип республиканың яшьләр эшләре министрлыгына Рүсия президенты белән очрашкан сәяси хәрәкәтләрне атадык. Сүз “Россия молодая”дан башланды… - Бәлки каядыр бардыр, бездә юк! - “Наши”? - “Наши” бездә юк, ә Татарстанда филиал буларак бар ул. Без алар белән эшләмибез, чөнки теркәлмәделәр. - “Молодая гвардия”бардыр инде?! - Әйе, алар бар. - “Местные” дигән? - Юк. - “Новые люди”, Наша страна” ? - Болар Рүсия күләмендәгеләр, бездә күренми алар. Сәяси яшьләр хәрәкәте турында Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгыннан шундый җавап әйтелде. Аннан соң ниндидер фирканеке булган яшьләр хәрәкәтләренә татар егет-кызлары бик ашкынып тормыйлар ди “Молодежь Татарстана” газетасының сәясәт белгече Илшат Сәетов. Ләкин араларында лидер булганнары да бар икән. Шул ук “Молодая гвардия”сендә татар егете, “Мы” да Эмиль Гобәйдуллин. Ләкин аларны бу көннәрдә ялда диделәр… Ахыр чиктә Әхтәм абзыйга да сәяси хәрәкәттәге яшьләр түгел, акыллы, сәясәтне бер фиркагәдә кермичә өйрәнгән яшь татар белгечләре кирәк булып чыкты. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG