Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гәрәп Лигасы Израильдән басып алган җирләрне кайтаруны таләп итәчәк


Израильгә Үрдүн һәм Мысыр тышкы эшләр министрлары килде. Алар гарәп илләре эшкәрткән Якын Көнчыгыштагы низагны җайга салу планын тәкъдим итәчәк. Министрлар, Израиль хакимитләренең бу планга карашлары уңай булыр дигән өмет белдерде. Алар тәкъдим иткән план нигезендә, Израиль 1967 елда басып алган җирләреннән киткән очракта, гарәп илләре Израиль хөкүмәтен тулысы белән тануын белдерәчәк. Бу тәгъдим турында Израил президенты Шимон Перес “Без бу мөмкинлекне хупларга һәм кулланырга тиеш дип уйлыйм. Әле бит беркемдә дә, моннан да яхшы вариант юк", дип белдерде. Бу министрлар Гарәп Лигачы вәкилләре сыйфатында чыгыш ясыйлар, бу вакытка кадәр Лиганың Израилгә вәкилләрен җибәргәне юк иде.
XS
SM
MD
LG