Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак сөнниләре хөкүмәттән чыгу белән яный


Гыйрак сөнниләре мәнфәгатен алга сөрүче зур төркем Нури әл Мәлики хөкүмәте эшендә катнашуын туктатып торуы хакында игълан итте. “Гыйрак фронты килешүе” дип аталган бу блок вәкилләре, премьерга аларның таләпләрен үтәр өчен, ягъни, кеше хокуклары кануннарын гамәлдә куллану, иминлек көчләре тарафыннан кулга алынып, гаеп белдермәгәннәрне азат итү, һәм хәрбиләшкән төркемнәрне тарату өчен бер атна вакыт бирүен белдерде. Таләпләр үтәлмәгән очракта, сөнниләр блогы хакимияттәге коалициядән чыгу белән яный. “Гыйрак фронты килешүе” блогы парламентта 44 урын алып тора, 6 министр портфеле дә алар кулында.
XS
SM
MD
LG