Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада халыкара хоккей ярышлары узармы?


Сочи кышкы олимпиадага әзерләнсә, Башкортстан җитәкчеләре Уфада халыкара спорт бәйгеләре уздыру хыялы белән яна. Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов Русиянең хоккей федерациясенә мөрәҗәгать итте. Анда 2010нчы елның яшьләр арасында хоккей буенча дөнья беренчелеген Уфада уздыру тәкъдим ителгән. Моның өчен барлык шартлар да булуы әйтелгән. Шартлар август аенда туачак. Августта “Уфа-Арена” исемле спорт-боз сарае сафка керәчәк. Ул 8200 кеше сыйдырышлы булачак.
XS
SM
MD
LG