Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фольклор экспедициясе


Башкортстан дәүләт университетының татар бүлеге студентлары фольклор экспедициясеннән кайтты. Республикада татар халык авыз иҗатын җыю 60нчы елларда ук башланган. Шуннан соң барлыгы 30дан артык экспедиция оештырылган. Икътисадый авырлыклар сәбәпле, 90нчы еллардан соң ул тукталып торган иде. Соңгы 16 ел өзеклектән соң беренче сәфәр узган ел оештырылды. Ул Илеш һәм Бакалы районнарына булган иде. Быел студентлар Чакмагыш районын гизделәр. Экспедициянең җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, республикадагы бердәнбер татар фольклоры белгече Илдус Фазлетдинов сүзләренчә, сәфәр бик уңышлы булган. Студентлар фән өчен кызыклы халык авызы иҗаты үрнәкләренә юлыккан. Фазлетдинов киләчәктә һәр районның халык авыз иҗаты тупланмаларын аерым китап итеп чыгару уе белән яшәүләрен дә сөйләде. Мөнир Вафин, Уфа.
XS
SM
MD
LG