Accessibility links

Дагыстанда прокурор ярдәмчесе тотык итеп алынды


Дагыстанда Буйнакски шәһәре прокурор ярдәмчесе тотык итеп алынган. Хәбәрчебез мәгълүмәтләренә караганда, Магомед Батдалов әле җомга көнне үк юкка чыккан. Шимбә көнне кич белән һава аланы юлында аның машинасын тапканнар. Буйнак районы хакимият башлыгының улы булган прокурор ярдәмчесенең юкка чыгуын тикшерү оешмасы, аны тотык итеп алулары, яки үтерү ихтималын да күз алдында тотып, эзләүләр башлаган.
XS
SM
MD
LG