Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ван Хуаньнең «маҗаралы» күргәзмәсе


Русия күләмендә барган вакыйгалардан Татарстанның Әлмәт шәһәре дә читтә калмый. «Русиядәге Кытай елы» кысаларында шәһәр музеенда беренче тапкыр «Чәчәк атучы Ләлә илендә» дип исемләнгән күргәзмә эшли. Экспозиция Борынгы Көнчыгышның серле дөньясы белән таныштыра.

Музейдагы Хоте карт һәм мәхәббәт алиһәсе килүчеләрне кунакчыл каршы ала. Теләгән кешегә Кытай иленнән кайтарылган истәлекле сувенир алу мөмкинлеге бар. Күргәзмә хуҗасы кунакларны җанга дәрт биргән музыка тынлап, психиканы тынычландыра торган хуш исләр сулап көнкүреш проблемалардан ял итеп китүләренә ышандыра. Кунакларны, шулай ук, безнең эрага кадәр 3 гасырда барлыкка килгән «Гумфу» чәй эчу тантанасы шатландыра.

Күргәзмәнең авторы – тумышы белән Кытай иленнән, хәзерге вакытта Русия гражданины булган Ван Хуафань. Инде 1996 елда ук ул Кытай сәнгатен чагылдырган күрәзмә ачуны максат итеп куя. Ван Хуафань 1971 елда Кытайның Шицьдзяджуан шәһәрендә дөньяга килә, 8 яшеннән рәсем ясый башлый, 1988 елда сәнгать мәктәбен тәмамлый, педагогик институтның рәсем ясау факультетына укырга керә. Аны тәмамлау белән, Мәскәугә күчеп килә, Мәскәу халыкара педагогик академиясендә белем ала. Хәзерге вакытта ул Удмуртиянең Глазов шәһәрендә яши.

Эйтеп утәргә кирәк, музейда шулай ук Әлмәт муниципаль районы тарихын яктырткан «Барысы да болай башланды…» экспозициясе дә даими эшли.

Дөрес, берәуләр Ван Хуафаньнең күргәзмәсен Кеше алдау яки берәр секта дип санап, күргәзмәгә барырга сәерселәнә. Икенчеләр дөреслеккә ашыр дип чын күңелдән теләкләрен телиләр, өченчеләр бары тик Кытай сәнгате белән сокланыр өчен генә килә.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG