Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа-Азия Икътисади Берләшмәсенә кергән илләрнең сәламәтлек саклау министрлары Казанда саммит уздыра


26-27 июльдә Казанда Европа-Азия Икътисади Берләшмәсенә кергән илләрнең сәламәтлек саклау министрлары катнашында Саммит узачак. Бүген Саммитта катнашу өчен башкалага Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабов һәм Европа-Азия Икътисади Берләшмәсенә кергән илләрнең сәламәтлек саклау министрлары килде. Төштән соң “Казан” һава аланында аларны премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, шәһәр хакимияте башлыгы Илсур Метшин, Республиканың сәләмәтлек министры Камил Зыятдинов каршы алды. Көл Шәриф мәчете һәм Благовещения чиркәвен караганнан соң кунаклар Татарстан президенты Минтимер Шәймиев белән очрашты. Кич белән министрлар катнашында Корстон күңел ачу үзәгендә, саммит уздыру буенча киңәшмә узды. Җомга исә алар Төбәкара клиника-диагностика үзәге эшчәнлеге белән танышачак.

XS
SM
MD
LG