Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сеул талиблар белән сөйләшүләргә вәкилен җибәрде


Көньяк Корея, талиблар тотык итеп алган ватандашларын азат итәргә тырышып, Әфганыстанга югары вәкилен юллады. Президентның милли иминлек мәсьәләләре киңәшчесе, Кабулга китәр алдыннан тотыкларны көч кулланып азат итү ихтималын да кире какмавын белдерде. Узган атнада Көньяк Кореяның 23 ватандашын талиблар тотык итеп алган иде. Шуларның 18-е яшь хатын-кыз. Бер тотыкны иң олы яштәгесен талиблар үтергән. Әсирләрне кечкенә төркемнәр белән тоталар. Әгәр дә хакимият төрмәдәге талибларны азат итмәсә, алар барлык тотыкларны да үтерәбез дип яныйлар. Кабул урамындагы бер кеше бу хәлгә “Һәр әфганлы, шул исәптән мин дә, Корея ватандашын үтерүне гаеплибез. Бу исламга каршы бару була. Бу хәбәрне ишетеп без кайгырабыз. Алар безнең илгә сугышырга түгел, ярдәм итәргә килгәннәр” дип белдерде.
XS
SM
MD
LG