Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин экстремизмга каршы көрәш турындагы канун үзгәрешләрен раслады


Русия президенты Владимир Путин 11 июльдә Федерация Шурасы хуплаган экстремизмга каршы көрәш турындагы канун үзгәрешләрен раслады. Милли нәфрәт нигезендә эшләнгән җинаятьләр өчен җаваплылык көчәйтеләчәк, шулай ук хакимиятләр тарафыннан экстремистик дип табылган материалларны тараткан өчен җаваплылык кертеләчәк. Хокук яклаучылар, канун тарафыннан билгеләнгән экстримизмны ачыклау бик томанлы күренә дип саный һәм бу канунны кабул итү, бигрәк тә парламент сайлаулары алдыннан, киңкүләм мәгълүмәт чараларының иреген чикләүгә китерәчәк дип сагая.
XS
SM
MD
LG