Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шигърият һәм инкыйраз


Шигърият турында зур һәм җитди сөйләшү инде күптән кирәк иде. Чыннан да базар, акча тантна иткән, бар нәрсә дә сатылган, хыялыйларның фантазиясе онытыла башлаган чорда, шигырь дип җан ату бик сирәк очрый. Элеккерәк чорда шагыйрьләрнең абруе һәм яшәү дәрәҗәсе бүгенге банкирларның, академикларның рейтингына якынрак булган. Шагыйрьләрне сугыш каһарманнары, тәррәкыят өчен көрәшчеләр белән тиңләгәннәр. Шигъри сүз колактан-колакка, авыздан-авызга таралып, гыйлем, әхлак тараткан, гашыйкларга һәм газап чигүчеләргә юаныч булган. Пушкин, Лермонтовның шигъри юлларыннан жандармнар, хәтта патшалар да курыккан. Бөек шагыйрләр милли байрак булып, дәүләт символы булып күтәрелгәннәр. Төрки халыкларда, татар-башкортта шагыйрьләрне зурлау, аларга табыну традициясе булган.

Ә бүген ничек? Чын шагыйрләр барыбер ихтирам казана, әмма шулай да шигырь китапларының тиражы аз, шигырь уку, аны тыңлау элеккедәй еш очрамый. Казанда Тукай һәйкәле янында узган шигъри митингкка килүчеләр ел саен кими бара. Шагыйрьләр, шул исәптән көчле шәхесләр карашында гомер узган саен ешрак сагыш, моңсулык күрергә туры килә. Китап кибетләрендә менә дигән шигырь китаплары өелеп ятса да, алучы сирәк. Галимнәр шигърият турында саллы- саллы хезмәтләр язалар, әмма әдәби тәнкыйть, бәхәсләр, шигъри сүзләр белән уклар атышу онытылып бара. Хәзерге чорда шигырьгә бәя бирү, кемнедер зурлау, ниндидер шигырьләрне дәлилле тиеп анализлау сирәк очрый. Гомумән, менә дигән шагыйрьләр иҗат итеп, әсәрләрен бастырып торса да, көнкүрештә, урамда һәм өйдә вакыт узган саен шигырьләр сирәгрәк яңгырый.

Казанда Пушкинга, Державинга, Тукайга, Җәлилгә һәйкәлләр куелган. Элек тә, хәзер дә адым саен даһи каләм ияләре очрый торган Казан өчен бу күп түгел. Такташ, Туфан, Фатих Кәримнәр әле урам исемнәрендә генә чагыла. Хакимият тә моны сизә, әнә Казанның мең еллыгына Кабан күле буенда гүзәл бакча ачылды, яшь агачлар уртасында мәһабәт Кол Гали сыны басып тора. Кол Галигә һәйкәл ачу ул әдәбият һәм милләт тарихында зур вакыйга. Әмма татар шигъриятенә сигез гасыр элек нигез салаган Кол Гали анда ялгыз. Бакча буйлап йөрүчеләрдән Кол Гали турында сорашкач, мондыйрак җаваплар алдык:

Бу батыр сыны булырга тиеш. Ул дию белән алышкан һәм дию аны җиңеп чыккан. Ә калганын белмим.

Кем икәнен белмибез, без монда беренче тапкыр.

Меңеллык бакча икәнен беләбез, ә калганын белмибез.

Кол Шәриф ахрысы. Ул архитектор булган бугай.

Кол Гали. Ул татар халкының бөек фәлсәфәчесе булган. Татар мәдәниятен алга әйдәгән тарихи шәхес.

Эльмира Газизова: Бәлки безгә очраклы кешеләр туры килгәндер. Ә кайда соң шигъриятне белүчеләр, аны өзелеп яратучылар, даһи шагыйрьләргә табынучылар? Алар шигырьнең хәлен ничек бәяли? Нәфис әдәбият, шигъри сүз корыса, бу инде иңкыйраз килү билгесе түгелме? Шигърият турындагы аналитик һәм бәхәсле сөйләшүләргә без күренекле иҗатчылар һәм галимнәрне чакырырга булдык. Ә бүгенге тапшыруда Казан яшъләренең “Шәрык” клубына кунакка килгән ике шагыйрә Нәҗибә Сафина һәм Луиза Янсуар, шулай ук Татарстанның халык шагыйре Рәвил Фәйзуллин фикерләрен ишетерсез.

Бүгенге Казанга кайтып, шундый сораулар бирик. Шигърият ни хәлдә? Егерме беренче гасыр татарына шигырь кирәкме? Ни өчен шигырьләр халыкка барып җитми? Кем гаепле һәм нәрсә эшләргә?

Эльмира Газизова: Шагыйрә һәм яшь әдәбият галиме Л.Янсуар бу хакта болай дип cөйләде.

Луиза Янсуар: Үз дәүләтчелеге белән киң колачлы итеп яшәмәгән, ә телем-телем генә яшәгән халыкның үз әдәбиятен шул дәрәҗәдә саклап калуы ул бик зур эш. Шигъриятнең һәлакәте дигән сүз яңгырады. Мин моның белән һич кенә дә килешә алмыйм. Безнең шигърият бүгенге көндә бик күп башка халыклар көнләшерлек дип саныйм. Икесе ике мәсьәлә: шигъриятне халыкка җиткерү бер, ә әдәбиятның дәрәҗәсе ул икенче мәсьәлә. Шигърияттә бит әле шигырь язучылар да бар. Киң мәйдан тоткан гигант шагыйрләрдән С.Рәмиев, Тукай, Дәрдмәнд, аннан кала М.Гафури, Ш.Бабичлар бар. 1908 елда Дәрдмәнднең “Кораб” шигырье басылып чыгуга әдәби мөхиттә вакыйга төсен алса да, аны яттан укыгыннармы? Ул хәзер безнең өчен әдәби мөхит кебек кабул ителә. Без бит шул чорга кайтып, шул мөхиттә яшәгән кешеләр урынында булып карый алмыйбыз. Бүген дә шигырь укымыйлар дип әйтмәс идем мин. Әгәр дә иҗат белән кызыксыналар икән, беләләр.

Эльмира Газизова: Л.Янсуар шигырьне язу, бастырып чыгару һәм аның укылуы арасындаргы аермага да игътибар итте.

Луиза Янсуар: Әдәби әсәрләрне уку һәм язу мәсьәләсе, шигъриятнең булуы, ул җитди мәсьәлә. Ләкин матбугат органнары үзебезнең даирәгә җитәрлек дәрәҗәдә җиткереп бара. Ә инде киңрәк мөхиткә таныту, ул шагыйрьләрдән, мәгариф һәм матбугат системасыннан гына тормый.

Эльмира Газизова: Татар халкы һәрвакытта шагыйрьләргә бай булды. Совет заманындагы бик күп атаклы рус шагыйрләре тумышлары һәм чыгышлары белән татар кешеләре. Бу процесс хәзер тагын да киңрәк колач алган.

Луиза Янсуар: Мин күтән төгел генә Саранск шәһәрендә булып кайттым. Анда Идел буе яшьләрен җыйганнар иде. Нигездә русча яза торган язучылар Алена Каримова, Лилия Газизовалар барган иде. Русча яза торган язучыларның яртысыннан артыгы, 60-70% татар яшьләре җыелаган иде. Бу безнең фаҗига дә, киңрәк планга чыгып карасак, моңа сөенергә дә кирәктер бәлки. Чөнки алар барыбер әдәбият юлына басканнар. Анна Ахматова кебек язган бер генә кызны күреп кайттым, ә калганнар мат (яшьләр телендә ул “чернуха” дип йөртелә) дәрәҗәсенә җиткән. Мин бүгенге татар әдәбиятен, татар шигъриятен бик югары куям.

Эльмира Газизова: Талантлы һәм үзечәлекле шагыйрә Н.Сафина шигъриятнең киң таралмавының сәбәбен милли мәгарифнең зәгыйфлегеннән күрә. “Шәрык” клубында үткән сөйләшүдә ул болай диде.

Нәҗибә Сафина: Шигырь баланың җанын тәрбияли, хәтерен ныгыта, тарихын өйрәтә, халыкның йөрәк тибешен, сулышын барлый. Нәкъ менә мәгариф системасы шигырьне бирә икән, бала шигърияткә керә, бирми икән керми. Татарның мәгариф системасы булмау, күпме генә М.Ш.Шәймиевны мактап торсагыз да, минем тарафтан аны президент дип таныта алмый. Бүгеннән килеп мине атсагыз да.

Эльмира Газизова: Бу урында өстәмә мәгълумәт бирү урынлы булыр иде. Чыннан да мәгърифәт, мәктәп, татар теле әдәбияты укытучылары, гомумән дәүләтнең тел сәясәте шигъриятнең канат үстерүенә турыдан- туры терәк була ала. Әмма Татарстан президенты М.Ш.Шәймевның шигърияткә карашы тел, мәгариф үсешенә мөнәсәбәте төгәлрәк бәяләнегә тиеш. Нәкъ менә шушы шигъриятне тарату темасын иң беренче һәм ачыктан-ачык М.Ш.Шәймиев күтәреп чыкты. Нурсия Шәйдуллина белән күптән түгел үткәргән әңгәмәсендә президент: “шигырьләрне халыкка җиткерә алмавыбыз миңа тынгы бирми”, - дип белдерде. Р.Фәйзуллин белән сөйләшкәндә М.Ш.Шәймиев милләт һәм тел мәсьәләсендә чигенү турындагы фикерне кире какты. “Без чигенмибез, ә алга бара алмый башладык»,- диде ул. Бу президентның үз хакыйкате һәм үз карашы. Ә шагыйрләргә ихлас рәнҗергә дә, ялгышырга да беркем дә тыя алмый.

Н.Сафина татарның мәгариф системасы турында үз фикерләрен әйтте.

Нәҗибә Сафина: Безнең үзебезнең татарның мәгариф системасы юк, без урыс мәгариф системасы белән, урыс әхлак принциплары, нормалары белән балаларыбызны тәрбияләргә мәҗбүрбез. Безне хөкүмәтебез (дәүләтебез юк!) шушы эшкә дучар итте. Беренче татар иҗтимагый үзәгенең съезды вакытында татар мәгариф системасын булдырабыз дип сүз кузгатканнан соң, андый министр булырдай кеше юк бит диделәр. Шуннан Илдус Әмирханов сикереп чыкты, бар андый кеше, менә мин мәгариф сиситемасында министр булып эшли алырлык кеше дип. Әмма бу сүзгә дә реакция бирмәделәр. Аннан “мәгариф” сүзен шушы килешүдән төшереп калдыру өчен, бөтен нәрсәне эшләделәр. Шул сүзне килешүдән төшереп калдыру өчен аяк асларына егылырдай булдым.

Эльмира Газизова: Сәясәтчеләр шигърият турында гади фикерләгән кебек, шагыйрьләр дә сәясәткә үзләренчә карый.

Нәҗибә Сафина: Мәгариф системасы шул кадәр суверенлы дәүләт иде ул. Шуны рәттән чыгару өчен бар нәрсә дә эшләнә. Аның һәр баганасына берәр кеше куелып чыккан, һәм ул цепная реакция шикелле мәгарифне какшатып тора. Бу коточкыч зур сәясәт. Менә Илдар Юзеев миңа һәрвакыт болай дип әйтә иде: “Нәҗибә, син кермә сәясәткә, шигырьеңне яз. Шигърияттән дә яхшы әйбер юк”. Шулайдыр, әмма шигъриятне- сәясәтез, сәясәтне-шигъриятсез күз алдына китереп карагыз әле. Ике генә статус юк: шагыйрь һәм патша дигән. Һәм боларның статусы тигез. Әгәр дә шигъриятне изге итеп карап, чынлап халыкка хезмәт итергә дип, миңа шигърияттән башка бер нәрсә дә юк дип яши икән кеше, ул инде патша. Мәгарифтә ни чаклы фаҗига булса, шигърияттә дә шуның кадәр фаҗига.

Эльмира Газизова: Ә менә Н.Сафина татар әдәбиятының каһармансызлыгы турында сөйли.

Нәҗибә Сафина: Шигърияткә сүз тидермәү изгә нәрсә, әмма безнең шагыйрьләрне күптән камчыларга вакыт. Бу махсус куелмаган сәясәт булмаса, нишләп әле мин фәлән еллар буе китапсыз йөрим.

Эльмира Газизова: Татар халкының яратып укый торган әсәрләренең төп герое нинди булырга тиеш, дигән сорауга болай дип җавап бирде.

Нәҗибә Сафина: Фантастик. Чөнки дәүләтле булырга хыялланмаган бер генә язучы да, сәнгаткәр дә юк. Әгәр бу махсус куелмаган сәясәт булмаса, нишләп әле мин фәлән еллар буена китапсыз йөрим. Һәм алар бу турыда әле хыялланырга гына мәҗбүр.

Эльмира Газизова: Шактый кызу барган бу әңгамәдән соң Татарстан халык шагыйре, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Р. Фәйзуллинның шигърият турындагы фикерләрен яздырдык. Ул шигырьнең хәлен ничек бәяләве, XXI гасыр татарына шигырь кирәкме, дигән соруга болай дип җавап бирде.

Рәвил Фәйзуллин: Миңа шигырь турында сөйләү бик җиңел дә, һәм шул вакытта бик авыр да. Чөнки шигырьгә, әдәбиятка гомеремне багышладым. Шуңа күрә ул минем яшәү рәвешем. Әгәр дә мин кирәклегенә инанмаган булсам, гомеремне багышламаган да булыр идем. Һәм чын шигырьләр ул, кайсы заманда гына булса да, күңелдә туып, инде моны әйтмәскә мөмкин түгел дигән халәттә шигырь туа. Кеше дә васыять әйткәндә бихисап сүзләр арасыннан иң кирәклеләрен генә сайлап, әйтеп калдырырга тырыша. Яисә яшь кеше сөйгәненә беренче мәхәббәтен аңлатканда йөрәгенә барып җитәрлек иң үтемле сүзләрне сайлый.

Эльмира Газизова: Р.Фәйзуллин татарны милләт итеп торган төп тамырларны әдәби, музыкал әсәрләрдә, тел-сүз сәнгатендә дип саный. Ә бүгенгедәй материл байлыкны өстен кую, берничә елдан соң тагын үзгәрер дигән уйда.

Рәвил Фәйзуллин: Минемчә, ул юктан гына түгел, Тукайны алсаң да. Шигырь, уен- көлке өчен генә түгел, милләт турында, заман өчен ачыргаланып язылганнары да бар бит. Яисә М.Җәлинең күренекле “Моабит дәфтәрләрен” алыйк. Бу бит инде аның халыкка сүз аша әйтеп калдырырга соңгы мөмкинчелеге. Һәм ул нинди бөек әсәрләр язып калдырган! Горурлык белән әйтә алабыз, чөнке башка безнең белән янәшә яшәүче милләтләр, үзләренең әдәбиятында, конкрет исемнәр белән атап, поэмалар, зур күләмле әсәрләр язган халыклар башка бик юк дияргә була. Моннан 800 елек язылган әсәрләрнең авторы Кол Гали дип саныйбыз. С.Сараи, Мөхәммәдяр, Кандалый, Тукайлар- болар татар халкының байлыгы. Материал байлык әле 50-100 елдан соң тагын нәрсәгә әйләнер, анысы мәгълум түгел. Сүз сәнгате әсәрләре, музыкада көй, җырлар- Тукай әйтмешли, татар халкының туплар да алалмаган байлыгы. Әгәр дә без моны бүген аңласак, әдәбиятның кирәклеге, таралу дәрәҗәсе, иҗтимагый тормыштагы роле тумас та иде. Болар безне милләт итеп тора торган төп тамырлар. Әгәр дә халык аңламый икән, димәк халыкның үзаңы әле түбән.

Эльмира Газизова: Узган чор һәм бүгенге заман татар әдәбиятының укылу-укылмавы турында Р.Фәйзуллинның фикере Л.Янсуарга караганда күпкә аерылды.

Рәвил Фәйзуллин: Ул заманда шагыйрләр бәлки халык белән якынрак мөнәсәбәттә булганнардыр дип уйлыйм. Аларның сүзләре, әсәрләре, басма китаплары булмаса да, телдән-телгә, күңелдән- күңелгә күчеп яшәгәннәр. Хәзер бу яшәүнең формалары үзгәреп бетте. Бүген кеше күңеле өчен көрәш барганда, заманның, техниканың башка төрле ысуллары кеше күңелен күбрәк били башлады. Шуңа күрә безгә калдырган мирасларны дәвам итәр өчен безгә икеләтә-өчләтә күбрәк көч салырга туры килә.

Эльмира Газизова: Татар халкының зыялылары үткән заманнарда ук җыр-бию, әдәби әсәрләрне яттан белүләре, гомумән рухи якан бай булулары белән аерылып торганнар. Шигырь яшәсен өчен аны белергә, яратырга, укырга кирәк. Русиянең атказанган хокукчысы, татар телендә мәхкамә карарларын язучы һәм Һади Такташны яратучы Рафаил Шакирҗанов Азатлык радиосына үзе яраткан шигырен сөйләп ишеттерде:

Рафаил Шакирҗанов:

Яшьлек, гомерең кыска синең,

Шундый кыска булып тоелдың,

Кичен генә чәчәк аткан була,

Ә таңында инде коелдың...

Рафаил Шакирҗанов: Кайсыдыр бер шагыйрьнең иҗатын аңлау өчен аның әсәрләреннән берничә юлны яттан белергә кирәк.Шул очракта әсәрләрне, шагыйрьләрне аңлау җиңелрәк була.

Ә шигъриятне халык укымый, белмиләр дию, ул 100-200 ел элек тә әйтелгән, бүген дә әйтелә. Яраткан шигырьләрен халык укый, кирәк булса үз яза да. Монда инде Тукай сүзләрен генә әйтәсе кала: халык бөек ул, халык шагыйрь ул...

Эльмира Газизова: Әйе, хокукчы Рафаил әфәнде, атаклы шагыйрьләр дә, мәктәптә әдәбият укытучылары да, президентлар да, бар шигырь укучылар да, шигъри юллардан хис һәм мәгънә табалар. Яраткан һәм хәтерегездә йөреткән шигырь юлларыгызны әйтер өчен, шигырь ишетер өчен дүшәмбе көнне сәгать алтыга Казанның “Меңеллык” бакчасына килегез. Кол Гали һәйкәле янына. Шигърият һәм Азатлык радиосы сезне көтә.

XS
SM
MD
LG