Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мөселманнары Казанга сәяхәт итә


Шимбә көнне Башкортстаннан бер зур гына төркем мөселманнар Казанга автобуста сәяхәткә чыгып китә. Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм оештырган шушы автобус сәяхәте бару-кайту белән өч көн дәвам итәчәк. Төркемдәге 45 кеше арасында дин әһелләре генә түгел, ә татар һәм башкорт галимнәре, язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре дә бар.



Уфадагы “Ихлас” мәчете соңгы өч елда үз өстенә бик күп яңа эшчәнлек төрләрен алды. Шул исәптән төрле төбәкләргә дин кардәшләрне, милләттәшләрне автобусларда сәяхәтләргә йөртүне дә. Казанның 1 мең еллыгын бәйрәм иткән чакта башланган иде бу сәяхәтләр. Былтыр да берничә тапкыр оештырылды ул сәфәрләр. Менә быел да Казанга һәм Ырынбурга берничә тапкыр шундый сәяхәтләр оештыру күзаллана. Беренчесе шушы шимбәдә башлана. Бу хакта “Ихлас” мәчетенең имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов әйтте.

Күп кенә Башкортстан татарлары белән башкортлар Ырымбур өлкәсендәге тарихи ядкарьләрне күреп кайту теләген белдергәч, “Ихлас”ның имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм анда да сәяхәтләрне башларга булды. Әлбәттә инде, моның өчен тагын да автобустагы сәяхәтне сайладылар. “Ырынбурга сәяхәтне август уртасында оештырырга булдык, - ди Мөхәммәт хәзрәт. - Без анда былтыр да булган идек. Андагы тарихи комарткыларны карау бик кызыклы булды. Ырынбур өлкәсендәге танылган милләттәшләр белән очрашу, шәһәр буйлап сәяхәт кылу, данлыклы Татар Каргалысы авылында булу озак истә калырлык булды. Шуңа да быел да анда милләттәшләребезне алып барачакбыз”.







Фәнис Фәтхи, Уфа



XS
SM
MD
LG