Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томскиның элекке мэры наркотиклар саклауда гаепләнә


Томски шәһәренең элекке мэры Александр Макаровка наркотиклар саклауда гәеп белдерелгән. Аңа карата җинаять эше әле узган елның декаберендә үк ачылган иде. Ул вакытта Макаровның фатирыннан 300 грамм әфиун табып алган иделәр. Томскийның элекке башлыгы өстенән берюлы берничә җинаять эше ачылган. Аны ришвәтлектә, янап акча алуда, вәкәләтләрен кирәгеннән артык файдалануда һәм канунсыз эшкуарлыкта гәеплиләр. Макаров узган ел ахырында кулга алынган иде.
XS
SM
MD
LG