Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәт Халиков: Казанда мөселман хастаханәсен ачу турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми


Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте, Рус православ чиркәвенең Казан епархиясе һәм Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының уртак килешүе имзалануы нәтиҗәсендә, тиздән Казанда мөселман хастаханәсе ачылачак дип мәгълүмат бирде гәзитләр һәм радио-телевидение. Бу Ислам кануннарына туры китерелгән беренче дәвалау оешмасы булачак. Анда ир һәм хатын-кыз затыннан табиблар эшләячәк, һәркем теләгәнендә дәвалана ала һәм туклану да бары хәләл ризыктан гына торачак дип язылды. “Новые известия”, “Регнум Волга информ”нар бу яңалыкны биргәндә, Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте белдерде дип җиткерде. Ләкин “Азатлык” радиосына дүшәмбе көнне Диния Нәзарәтнең матбугат үзәге хезмәткәре Әхмәт Халиков бу яңалыкның дөреслеккә туры килмәвен әйтте. Әхмәт Халиков:

Бу хакта сүзләр күптән йөрде. Әмма әлегә кадәр ТР Диния Нәзарәтенең мондый мөселман хастаханәсе проекты юк, шулай ук ачу турында да сүз бармый. Башта Мәскәүдә мөселман хастаханәсен ачу турында гына сүз барды. Аннары Казанда ачуга акча бүленәчәк диелде. Без хәзер мәгълүматны тикшерәбез.

Мәскәүдәге бер бала тудыру йортында түләүле “мөселман” бүлеге бар дип белдергән “Новые Известия”гә Русия мөфтиләр Шурасы матбугат үзәге хезмәткәре Гөлнур Газиева. Сентябрьдә исә Мәскәүнең Волгоград проспектында мөселманнар өчен хастаханә дә ачылачак дигән ул. Ләкин Русия башкаласындагы дәвалау оешмасында Казандагыдан аермалы буларак табибларның мөселман булуы мәҗбүри түгел икән, беренче чиратта аларның яхшы белгечләр булуы таләп итеп куела диелгән. Шулай итеп Казанда мөселмннар өчен хастаханә ачылу турындагы сүз буш куык булып чыкты. Аның каравы тиздән Казанда әхлак, мәдәният һәм матурлык Ислам үзәге эшли башларга тиеш. Мөселман кызлары әлеге үзәктә массаж да ясата алачак, монда ук фитнес та булыр дип көтелә.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG