Accessibility links

Кайнар хәбәр

Академик мәхкәмәдән кача


Уфага нигез салган Михаил Нагойга эшкуар Николай Швецов һәйкәл куйдырган иде. Аңа кадәр эшкуар моның тарихи дөреслеген Русия Фәннәр академиясеннән белешкән булган. Аннан Уфага 1586нчы елда Нагой нигез салуы турында документлар килгән. Моны тану башкорт галимнәренең Уфаның мең елдан да борынгырак дип исбат итәргә тырышуларын инкарь итәр иде. Шуңа күрә Башкортстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Нияз Мәҗитов Русия Фәннәр академиясе җибәргән документларны гамәлдән чыгарды. Швецов моның белән килешми академикны мәхкәмәгә биргән иде. Шул мәсъәлә буенча узган атна ахыры мәхкәмә булырга тиеш иде. Ләкин Мәҗитовның утырышка килмәве сәбәпле, ул тагы ике атнага кичектерелде. Мәхкәмә алдагы утырышын академик килү-килмәүгә карамастан, барыбер уздырырга җыена.
XS
SM
MD
LG