Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда һөҗүмдә 10 кеше һәлак булды


Әфганстанда НАТО гаскәрләре өчен кирәкле әйберләр алып барган машиналар кәрәваны яшерен җирдән һөҗүмгә дучар булган. Әфганстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүмәтләренә караганда саклап баручы 10 әфганлы үтерелгән, өчесе яраланган. Алар барысы да хосусый агентлык хезмәткәрләре. Төрле мәгълүмәт чыганаклары бишкә якын талиб үтерелгән дип хәбәр итә. Бу һөҗүм якшәмбе көнне Кабул –Кандагар юлында, Забул вилаятендә булган.
XS
SM
MD
LG