Accessibility links

Армиядә имгәнгән хәрбигә операция ясалмаган


Армиядә үзе белән хезмәт итүчеләрдән зыян күргән солдат Роман Рудаковка тормышы өчен мөһим булган операция әле һаман да ясалмаган. Рудаков, май аеннан бирле Мәскәүнең Бурденко исемендәге хастахәнәсендә ята. Аңар эчәк күчерү операциясе кирәк. Петербурнын солдат аналары оешмасы вәкилләренә аның белән очрашу рөхсәте бирелмәгән. Туганнарына аның хәлен белдертмиләр. Ленинград өлкәсе хәрби бүлекләрнең берсендә хезмәт иткән Роман, каты мыскыллаулар корбаны булган. Гаепле дип саналган аның белән хезмәт итүче ефрейтор Максим Ломанинны шартлы рәвештә 3 елга хөкем иткәннәр.
XS
SM
MD
LG