Accessibility links

Фашизм нәрсәсе белән куркыныч?


Кайбер Казан яшьләре уйнап кына фашистлар тамгасы төшереп йөрсәләр дә, бу хәл җитди фикерләр уята. Хәзер шул уңайдан, сезгә берничә казанлының, фашизм нәрсәсе белән куркыныч дигән сорауга җавапларын тәкъдим итәбез. Аларны хәбәрчебез Мәликә Басыйр туплады.

- Фашизм нәрсәсе белән куркыныч? - Кешене үтерде бит ул. Бөтен дөньяны үтереп бетерә язды бит . Бер нацияне генә калдырырга уйланган иде бит.

- Фашистлар башлыгы Гитлер, бөтен җир шарын яулап алып, тик нимесләр генә калырга тиеш дип чыгыш ясады. Ариийский нация генә җир шарында калырга тиеш, дип, башка халыклар нимесләргә хезмәт итәргә тиеш, дип башлады ул сугышны.

- Советлар Союзы ирләрен юкка чыгарырга уйлаган иде Гитлер, - фашистларның башлыгы. Ул , хатын кызларны гына калдырып, алар, тик нимесләрдән генә бала тудырырга тиеш булганннар.

- Әлбәттә, җир шарының әле бер почмагында, әле икенче почмагында сугышларның килеп чыгуы, зур күләмдәге террорлык актларының кабатланып торуы, көннән көн- төрле урынннарда халыкның кырылу күренешләре баруы, әлбәттә борчый.

-Гроб белән 18-20 яшьлек егетләрне көн саен диярлек күмеп тору күренешләре дә халыкны борчый.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG