Әфганыстанда тагын бер Көньяк Корея ватандашын талибларның үтерүенә, Сеул катъгый тәнкыйт белән чыкты. Талипларның бу гамәлен Көньяк Корея хәкимияте вәхшилек дип атады. “Ислам конференциясе” оешмасы да тотыкларны азат итәргә чакырды. Сишәмбе көнне әфган полициясе тагын бер үтерелгән ир кешенең мәетен табып алган.
Көньяк Корея ватандашларын тотык итеп алган талиблар, әгәр дә чәршәмбе иртә белән алар таләп иткән тарафдарларын төрмәләрдән чыгармасалар, тотыкларны үтерүне дәвам итәчәк, дип белдерде. Талиблар вәкиле башта ир-ат тотыкларны, соңыннан хатын кызларны үтерә башлаячакларын әйтә.
23 тотыктан беренчесе узган чәршәмбедә үтерелгән иде.
Талиблар белән сөйләшүләр алып баручы вәкилчелелк башлыгы Мөҗәдиди “Кызганычка каршы, талиблар тарафыннан тагын бер Көньяк Корея ватандашы үтерелүе турында хәбәр итәргә мәҗбүрмен. Без талиблар белән ультиматум мөддәтен озайту турында сөйләшүләр алып барган идек. Ләкин алар вәгъдәләрен тотмадылар. Миңа бик кызганыч. Сөйләшүләр дәвам итә - без 21 тотыкны азат итәргә тырышачакбыз", диде.