Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары Пышмада үпкә ялкынсынуы белән авыручылар арта


Югары Пышмада үпкә ялкынсынуы белән хастахәнәгә салынганнар саны 129га җитте дип, Свердлов өлкәсе сәләмәтле саклау министрлыгы хәбәр итә. Авыруларның өчесе инде һаләк булган. Бу чир белән зарарлану су системасында ремонттан соң, су саклагычта калып, беркадәр вакыт хәрәкәтсез торган кайнар суны җибәргәннән соң килеп чыккан дигән фаразлар бар. Ләкин, радиобыз хәбәрчесе, җирле администрация бу фаразларда шикләнә, чөнки авыручыларны арасында кайнар сусыз йортларда яшәүчеләр дә бар хәбәр итә. “Саксызлык нәтиҗәсендә үлемгә китерү” дигән матдә буенча җинаять эше ачылган.
XS
SM
MD
LG