Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан пианистлары Кушма Штатларда җиңү яулады


Бу иртәнге чәйдә Софья Гуляк белән бергә, бәлки Тимур Мөстәкыймов та катнашкан булыр иде. Ул да Кушма Штатларда шулай ук пианинода уйнаучылар арасында әле яңа гына узган бәйгедә җиңү яулаган. Һәм бәйге шартларына күрә, Тимур бер ай буе Нью- Йорк оркестрына кушылып төрле шәһәрләрдә чыгыш ясарга тиеш. Тимур Мөстәкыймов Түбән Камадан. Бүгенге көндә ул Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең икенче курсына күчкән. Укытучысы профессор Әлфия Бурнашева әйтүенчә, Тимур бу бәйгене үзе эзләп тапкан, үзе язмаларын анда җибәргән һәм үзе барган.

37“Бөтен программасын минем белән эшләде ул. Алар үзләре кайда нинди бәйге үткәнне карыйлар. Бик яхшы малай ул. Киләчәге бик өметле. Үзе шалтыратты миңа. Беренче премия аның, бик яхшы уйнадым, ди”,- ди Тимур Мөстәкыймов хакында Әлфия Бурнашева. Яшьләр тик ятмый, алар үзләре эзләнә, кайда яхшырак шунда китә дигәннән, югары сәнгатьтә белем бирү уңаеннан көтелгән үзгәрешләр һәм аңа китергән сәбәпләр турында консерватория ректоры Рубин Абдуллин журналистлар алдында бик ачык итеп әйтте. Икътисад, халыкка хезмәт күрсәтү, тормыш яшәешебез, гомумән бөтен нәрсә дә үзгәрде, дип башлады ул сүзен. Яшьләр дә бөтенләй башка. 34“Бүгенге яшь буын 10-15 ел алга үзен нәрсә көткәнен беләсе килә. Бу диплом аңа нәрсә бирәчәк соң? Нинди машинада ул йөрәячәк? Күпме акча алып кайда уйнаячак? Менә бүгенге көндә һәрбер абитуриент та үзенең шундый социаль йөкләмәсе турында уйный”. Шуңа күрә, без ди Абдуллин һәркемнең дә кем булырга теләвен алдан ук фаразларга тиеш. 4 ел укыгач мин пианист булмыйм дисә, нәрсә эшләргә? Шуңа күрә югары сәнгать белгечләрен киләчәктә әзерләү тамырдан үзгәрергә дә мөмкин. Бүгенге көн бу тармакта концертлар оештыруда менеджментлар, музыканы яхшы белгән мөхәррирләр, нәшер җитәкчеләре, телевидения спикерларын да таләп итә. Ә музыкада югары белгечләр, ягъни профессионаллар әзерләү ул бөртекләп кыйммәтле ташны кыруга тиң булырга тиеш. Казан консерваториясенә килгәндә исә, соңгы җиңүләр бу эшнең югары дәрәҗәгә куелганына дәлил. 39“Иң зур куанычы шул- бу очраклы хәл түгел. Мәктәпнең күптән эшләп килүен дәлилли. Алар барсы да 40 елдан артык эшләп килгән Әлфия Бурнашеваның укучылары. Шундый педагог булу ул безнең бәхетебез”,- диде Зилә Вәлиева соңгы җиңүләр хакында. Кушма Штатларда Уэльям Кэпелла исемендәге халыкара бәйгедәге уңышы Софья Гулякның мондый төр сынауларда 20- нчесе икән. Аның сүзләренә караганда үзенең яраткан шөгыленә ул көненә 7 шәр сәгать вакытын багышлый. Ә соңгы бәйгегә килгәндә исә ул, 1-2 нче турларда 2 сәгатьлек репертуарыңны уйнарга кирәк иде, диде. Алар арасыннан аның иң яраткан әсәре- Рахманиновның фортепьяно өчен 3- нче концерты да булган. Бу бәйгедә дөньяның 11 иленнән 25 музыкант катнашкан. Софья Гулякның җиңүе 25 мең доллар белән бәяләнгән. Мәдәният министрлыгында үткән иртәнге пресс чәй вакытында Кушма Штатлардан кайткач, Тимур Мөстәкыймов белән дә очрашу булачак, дип әйттеләр.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG