Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алина Кабаева депутат була алса да спортны калдырырга уйламый.


Алина Кабаева әлегә зур сәясәттә түгел, ләкин инде бүген танылган гимнастканың бер буш вакыты юк. Шуңа да чәршәмбе Татарстан журналистлары белән ул берничә минут кына сөйләшә алды. Бу җыелышта, Алина Кабаева белдергән төп фикер – танылган гимнасканың сәясәткә китеп спортчы да булып калырга дигән теләге. Бүгенге көндә ул быел Грециядә узачак дөнья чемпионатына әзерләнә, киләсе елга исә спортчы Пекинда узачак Олимпиядада алтынны яуларга тели. Алина Кабаева әйтүенчә, бүген аны күп кенә телевизион проектларда катнашырга чакыралар икән, ләкин спорт белән шогылләнеп, аның башка әйберләргә вакыты калмый.

Спортны бар нәрсәдән өстен күрсә дә, Кабаева, депутат булудан баш тартмый. Спортта мин ирешергә теләгән нәрсәләргә ирештем инде, аннан соң спорт ул гомерлеккә бара алмый, шуңа күрә, үземне сәясәттә сынап карарга телим дип белдерде ул җурналистларга.

Берәр атна элек күп кенә матбугат чаралары Алина Кабаева депутат булачак дип язып чыкты. “Звезда Поволжья” газетасында Рәшит Әхмәтов, бу турыда хәтта үз фаразларын да күрсәтте. Янәсе “Бердәм Русиянең” Татарстандагы исемлегенең төп өч лидеры Минтимер Шәймиев, Олег Морозов һәм Алина Кабаева булачак ди ул. Рәшит Әхмәтов фикеренчә әлбәттә, өченче урында дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булырга тиеш, ләкин танылган олимпия чемпион 4нче урынга калдыру, бу аның дәрәҗәсен төшерү булыр иде ди җурналист, шуңа күрә дә, могаен Фәрит Мөхәммәтшин бу урынны Кабаевага бирер диелә “Звезда Поволжья”да.

ЛДПР фиркасе лидеры Владимир Җириновский исә, шушы көннәрдә матбугатта ясаган бер әңгәмәсендә, дөньякүләм танылган йолдызларны тартып теге яки бу фирка үзенә халык игътибарын юнәлдермәкче була ди, һәм бу йөрешне сәяси уен дип саный. ЛДПР лидеры фикеренчә, аның фиркасендә дә, бүген йолдызлар җитәрлек һәм бу мәсьәләгә әллә ни игътибар бирергә кирәкми ди ул.

Журналистлар Алина Кабаева депутат була дип күп куертсалар да, “Бердәм Русиялеләр” үзләре исә, Кабаевадан әллә ни әүлия ясамыйлар, һәм аңа бары тик депутатлыкка тәкъдим ителүче дип кенә карыйлар. “Бердәм Русия” республика исемлегенең лидерлары исә алар әйтүенчә Минтимер Шәймиев, Олег Морозов, һәм Фәрид Мөхәммәтшин. Фирка исемлегенең башка әшгъзаларына киләндә исә, әлегә анда депутатлыкка тәкъдим ителүче 56 кеше бар, ләкин исемлекнең соңгысында 22 кеше булачак ди фирканең төбәк бүлегенең сәяси шура сәркәтибе урынбасары Виктор Бударин.

Шулай итеп сәясәттә, икътисадта яшәрү бара бүген, яшь министрлар, яшь район башлыклары беркемне шаккаттыра алмый бүген. Хәтта Татарстан президенты да киләчәктә яшь кеше булачак, бу турыда Минтимер Шәһмиев Маяк радимосында ясаган әңгәмәсендә әйтте. Барлык өлкәләрдә шундый яшәрү сәясәте барганда, депутат булырга әзерләнгән Алина Кабаеваның да сәясәттәге киләчәге якты ди белгечләр.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG