Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Закиров: Сабантуйны сәясиләштерергә кирәкми


Сабантуйлар елдан-ел күбрәк чит илләрдә һәм Русия төбәкләрендә оештырыла. Быел хәтта Мисыр һәм Израильдә дә узды. Чәршәмбе көнне “Интерфакс” агентлыгында үткән матбугат очрашуында милли бәйрәмнең быелгы үзенчәлекләре турында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сөйләде. Милләттәшләребезнең күбесе Татарстаннан читтә яшәве мәгълүм. Аларның бергә туплануы, күңел ачу күп вакытта елына бер тапкыр һәм нәкъ Сабантуй бәйрәмендә була. Шуны истә тотып булса кирәе, бер очрашу үзе бер гомер ди чит илләрдә һәм Русия төбәкләрендә Сабантуйлар уздыру өчен Татарстан һәрвакыт ярдәм итеп килде һәм килә. Әгәр берничә ел элек бәйрәмне үткәрүдә барлык акча ягын да Татарстан күтәрсә, хәзер татар эшмәкәрләре ихтыяр белдергән. Шуңа да кармастан Татарстан ягыннан да артистлар җибәрү, республика районнарының машиналарда зур вәкиллек булып бару хаман саклана һәм көчәя генә бара.

Татарстанның республикасының, ә бигрәк тә президентының Русия күләмендә абруе зур. Шуңадыр Сабантуйга елдан-ел өлкә җитәкчеләре, шәһәр мэрлары күбрәк килә икән. Бу хакта татар конгрессы рәисе Ринат Закиров әйтте. Алар Путин яки Ельцин кебек катыктан акча эзләү, яисә чүлмәк ватуда катнашмаса да, татар милли ризыкларына бик сокланалар ди. Быел Сабантуйда Мордовия, Мари Иле республика президентлары, Әстерхан, Ульян, Сарытау һәм тагын шактый өлкә губернаторлары үзләре катнашкан. Балык башыннан чери ди бит. Җитәкчеләр күбрәк катнашкан саен, халык та күбрәк килә. Быел Сабантуйда 1 миллионнан артык кеше катнашкан дип исәпләп чыгарганнар. Татарстаннан да елдан-ел күбрәк җырчылар һәм биючеләр җибәрелә. Ерак җирләрдә татар моңына сусаган милләттәшләребез өчен бу зур бәйрәм. Шуңадыр бәйрәмнең кайбер кайтыш якларына да аларның исләре китми.

Мәсәлән, бәйрәмнең яме булган татар көрәшен гади спорт ярышына гына әйләндереп калдыру чалымнары шактый Русия төбәкләрендә очрый. Моңа конгресс җитәкчесе борчылу белдерә, шуңа төрле укытулар уздырабыз ди.

Гомумән, Сабантуйның барлык шартларын китереп уздыру мөгаен Татарстандагынадыр. Күп кенә милләттәшләребез ничек хәленнән килә шулай үткәрә. Кайбер төбәкләре кем күбрәк акча бирүгә дә карый. Мәсәлән, быел Мәскәүдә башкортлар Башкортстанның Русиягә ирекле рәвештә кушылуына 450 ел дип күбрәк акча бүлгәннәр. Бу хакта татар конгрессы рәисе Ринат Закиров:

Сабантуйны сәясиләштерергә кирәкми. Юбилей белән бәйләп Сабантуйларга килеп керү дөрес түгел. Мәскәүдә мондый хәлнең булуы быел күңелсез хәл булды һәм ул аның дәрәҗәсен төшерде генә.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров быел Сабантуйлар Русиянең 49 төбәгендә, 9 БДБ һәм Балтыйк буе илләрендә, 8 ерак чит илләрдә узуын әйтте.Милләттәшләребез төрле мөмкинлекләр эзли. Израильдә мәслән ресторанда уздырганнар Сабантуйны. Ринат Закиров чит илләргә игътибарны күбрәк юнәлтергә кирәклекне әйтте. БДБ илләрендә инде бәйрәмне үткәрү җәелә бара. Быел казахстанның 16 шәһәрендә оештырганнар. Аларда Татарстаннан вәкилләр катнашты. Чехия, Австралия, Кытай, Төркиягә дә республикадан җырчылар җибәрелде. Бу өлкәдә Татарстан мәдәният министрлыгы зур тырышлык күрсәтә.Шулай ук быел беренче тапкыр Чиләбедә һәм Томскида балалар Сабан туе да үткәрелде. Гогмумән, бу бәйрәм инде гомум зур чарага әйләнеп бара. Аны оештыруда инде башка милләт вәкилләре дә катнаша. Мәсәлән Түбән Вартада Сабантуй оештыручы иганәчеләрнең яртысы рус һәм украин милләтеннән булган. Бу бергәләп эшләү исә киләчәктә икътисади яктан уртак хезмәттәшлеккә китерә икән.

Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров Федераль Сабантуй турында да сөйләде. Киләсе елга ул Әстерханда үтәчәк икән. Анда оештыру Әстерханның 450 еллыгы белән бәйле икән. Шулай ук матубгат очрашуында Сабантуйны ЮНЕСКО исемлегенә кертү турында да сүз булды. Билгеле булганча, беренче тапкыр милли бәйрәмне ЮНЕСКОга кертү уңышсыз тәмамланган иде. Ул чакта бәйрәмнең бары яхшы ягы гына тәкъдим ителгән булган. Ә ЮНЕСКО күбрәк саклап калырга кирәк булган мираска игътибар итә. Ә Сабантуй исә киресенчә үсә генә бара. Шулай да көтеп карыйк диде Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG