Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргыз оппозициясенә яңа гаепләүләр белдерелде


Кыргыз оппозициясе башлыгы, элекке премьер-министр Феликс Куловка массакүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләү белдерелгән. Сүз биредә апрель аенда Бишкәкта узган оппозиция акциясе турында бара. Алар хәзерге президентның эшеннән китүен һәм яңа конституция кабул итүне таләп иткән иде. Ул вакытта протест белдерүчеләрне махсус хезмәт бүлекчәләре көч белән таратты. Ул вакытта берничә дистә кеше зарар күргән иде. Элегрәк шундый ук гаепләүләр Кулов тарафдарлары “Кыргызстанның яхшы киләчәге өчен” дип аталган Берләшкән фронт активистлары Омурбек Суваналиевка һәм Омурбек Абдрахмановка да һәм яшь сәясәтче Адиләт Айтикиевка да белдерелгән.
XS
SM
MD
LG