Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймакта башкорт балалары лагере эшли




Башкортстанның чын башкорт төбәге - Баймак районында башкорт балаларының төбәкара җәйге мәдәни-тел легере эшли. Анда республика районнарыннан килгән балалар белән бергә башка төбәкләрдән килүчеләр дә ял итә. Курган, Ырынбур, Чиләбе өлкәләреннән дә кызлар һәм малайлар чакырылды анда.

“Курай чәчәге” дип аталган бу лагерьдә балалар башкорт халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнә. Матур табигать кочагында, саф сулы Талкас күле буенда, Мерәс авылында урнашкан җәйге лагерьдә шулай ук башкорт теленең нечкәлекләренә дә ныклап төшенә милләт балалары.



Әлбәттә, башкорт балалары мәдәният һәм тел лагерендә тел һәм тарих өйрәнеп кенә чиләнми, ә төрле сәяхәтләргә йөри һәм күңелле ял итә, су коена. Киләсе елда бу лагерьдә ял итүче балалар санын йөздән дә арттырырга исәпли Башкортстан Мәгариф министрлыгы. Шулай итеп башкорт рухын тагын да күбрәк бала үз күңелендә ныгытып куя алачак.

XS
SM
MD
LG