Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт секретаре Кондализа Райс Якын Көнчыгыш сәфәрен тәмамлады


Ул сәфәренең соңгы көнен Үрдүн елгасының көнбатыш ярындагы Рамалла шәһәрендә Фәлестин автономиясе башлыгы Мәхмүт Габбас белән очрашты. Сөйләшүләр вакытында, аннан алда Изриль җитәкчелеге белән сөйләшүләр уздырган Кондализа Райс, Фәлестин дәүләтен төзүгә кагылган төп мәсәләләрне тикшерергә Израиль әзер дип белдерде. Һәм Габбаска “Израиль премьер-министры Эһуд Ольмерт миңа, сезнең белән Фәлестин дәүләте төзү турында сөйләшүләргә юл ачкан төп сорауларны тикшерергә әзер булуын белдерде”, диде. Дәүләт секретареның әйтүенә караганда, Джордж Буш тәкъдим иткән, Якын Көнчыгышка багышлап үткәрелә торган тынычлык конференциясендә бу тема төп темаларның берсе булачак. Райс белән Габбас сөйләшүләрдән соң, фәләстин иминлек көчләрен үзгәртеп корыр өчен АКШ 80 миллион доллар бирәчәк, дигән килешү имзалады.
XS
SM
MD
LG