Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беслан милиционерлары ярлыкау алган


Бесланда теракт вакытында каза күрүчеләр, Төньяк Осетиядә җирле милиция җитәкчеләренә карата чыгарылган ярлыкау карарын Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсендә тикшертергә ниятли. Бу хакта бүген радиобызга “Беслан аналары” комитеты рәистәше Анетта Гадиева белдерде. Төньяк Осетиянең югары мәхкәмәсе, Бесланда теракт бары тик аларның битарафлык нәтиҗәсе дип гаепләнгән милиционерларның ярлыкауларын раслады. Шуның белән мәхкәмә, терактта каза күрүчеләрнең 29 майда Правобережный мәхкәмәсе чыгарган карарга карата шикаятен кире какты. Ул вакытта мәхкәмә Правобережный эчке эшләр бүлегенең өч җитәкчесенә карата кузгатылган җинаять эшен япкан иде. Каза күрүчеләр, бу карарны гамәлдән чыгарып, эшне яңадан карауны сорады.
XS
SM
MD
LG