Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Корея үз ватандашларын азат итәргә тырыша


Көньяк Корея хәкимиятләре һәм АКШ, Әфганыстанда талиблар тотык итеп алган Көньяк Корея ватандашларын азат итәр өчен көч кулланмаска карар кылды. Бу хакта Манилада Көньяк Корея тышкы эшләр министры Сон МИ Сун һәм Кушма Штатларның дәүләт секретаре урынбасары Дҗон Негропонт очрашуыннан соң игълан ителде. Бүген Көньяк Корея парламенты депутатлары тотыкларны азат итүдә ярдәм сорап, Вашингтонга очты. Талиблар 19 июльдә 23 Көньяк Корея миссионерын тотык итеп алган иде. Алар ике тотыкны үтерде. Тотыкларны исән калдырыр өчен талиблар төрмәләрдәге үз тарафдарларын азат итүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG