Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яктылык” мәктәбенә 36 млн сум акча бирделәр


Соңгы ике елда Самардагы “Яктылык” мәктәбенә янкорма төзелә. “Янкорма” дип әйтсәң дә, бу бина мәктәпнең төп бинасыннан күпкә зур. Акча даими килеп тормаганлыктан, төзелеш вакыт- вакыт аксап та ала иде. Татар милли хәрәкәтенең президенты Әнвәр Бульхин, аның урынбасары Вазых Мөхәммәтшин, җәмгыятьнең аксакалы Азат Надиров мәктәп мәшәкәтьләре белән мәшгульләр. Менә - менә борын төбендә сентябрь. Төзелешкә тиешле 110 млн сум акчаның инде 74 миллионы тотылды. Өлкә бюджетыннан тагын 36 млн сум акча кирәк иде. Менә шулар турында “Туган тел” җәмгыяте әгъзасы Камил углы Азат Надиров сөйли:

Бина әзер, диярлек. Яңа проект буенча өч катлы янкорма төзелде. Заманча спорт залы, ашханә, класслар әзер. 36 млн сум акча кирәк иде, бераз төзелеш туктап торган иде. Ниһаять Губерна Думасы бюджеттагы үзгәрешләрне кабул итте, һәм “Яктылык”ка төзелешне тәмамларга 36 млн сум акча бирелде. Янкорма беренче сентябрьгә үк әзер булмаса да, быел сафка басачак дигән өмет зур хәзер. Бу бик зур уңыш. Губернаторыбыз Константин Титовка олуг рәхмәтебез. Хәзер эш тик төзүчеләргә генә бәйләнгән.

Иң мөһиме – 36 млн бирелгән.

Проблемалар бар инде. Төзүчеләрнең үз кануны. Алар объектны тик тулысынча гына тапшырырга тиешләр. Безнең теләк – төзелешне кисәкләп тапшырырга. Янкорманы аерым, иске бинаны сипләп аерым тапшыру. Яңа янкорма инде әзер дип әйтергә була.

Иң авыры артта. 36 млн алынды!

Дөрес, бик дөрес. Россиядәге татар төбәкләре бездән үрнәк алсыннар иде. Бик зур эш эшләдек. Мәктәпне зурайтырга өлкә бюджетыннан 11 млн сум акча ала алдык. Мәктәпнең ун еллыгын яңа бинада бәйрәм итәрбез, Аллаһы боерса.

Россиядә татар мәктәбенә 110 млн сум акча бирү тик бездә генә бит?

Әйе, дөрес. “Туган тел” җәмгыяте куйган максатына иреште. Өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре белән конструктив эш алып бардык. Нәтиҗәсе яхшы. Эшкуарларыбыз да яхшы ярдәм күрсәттеләр.

Балалар саны да үсештә бит. 170 баладан башланган мәктәптә бүген 280 укучы белем ала.

Хәзер мәктәпләр норматив финанслау буенча эшли башлый. Бу инде “Яктылык”ка 400 бала кирәк дигән сүз. Хәзерге максат – балаларны 400- гә җиткезү. Шул чакта гына мәктәпнең финанс ягы ярардай булачак.

Шамил Баһаутдин, Самар

XS
SM
MD
LG