Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга күчеп кайтучылар кими


Ни өчендер Башкортстанда яшәүчеләр елдан-ел чит төбәкләргә күчеп китә. Аеруча Уфада яшәүчеләрнең башка тарафларга күченеп китүе күбрәк күзәтелә. Шушы хәлләр Башкортстан җитәкчелеген дә борчуга сала башлады. Шуңа да Башкортстан Хөкүмәтендә, бу хәлләрне тикшерү өчен, махсус утырыш та үткәрелде.

Башкортстанда миграция хәлләре 2004 елда тискәре якка үзгәрә башлаган. Нәкъ менә шул елда соңгы 16 елда беренче тапкыр читтән килүчеләргә караганда, башка җирләргә күчеп китүчеләр саны күбрәк тәшкил иткән. Шушы хәл 2005-2006 елларда да дәвам иткән. Ә аңарчы Башкортстанга кайтучыларның иң күбесе татарлар, аннан руслар, өченче урында башкортлар иде. Туксанынчы елларда элекке союздаш республикаларда читтән килүчеләргә мөнәсәбәт үзгәрә башлагач, шулай татарлар белән башкортлар да, хәтта руслар да Башкортстанга күпләп күченеп кайткан иде. Ә инде берничә ел элек бу “дулкын” тынычланды. Күрәсең, кайтасы кеше кайтып бетте.

Башкортстанның вице-премьеры, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Фидус Ямалтдинов әйтүенчә, 2006 елда Уфадан күчеп китүчеләр генә дә 6 мең кеше булган. Аеруча чит илләргә күп кеше күчеп киткән. “Бездән халыкның китүе сәбәпләре төрлечә. Кемнәрдер яхшырак эш урынына, кемдер белем алу өчен, ә кемдер башка төбәкләрдә фатир хаклары түбән булганга китә”, - ди Хөкүмәт рәисе урынбасары.

Соңгы берничә елда Башкортстандагы башкорт милли оешмалары, аеруча Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты вәкилләре республикага чит төбәкләрдә яшәүче башкортларны күчереп кайтару мәсьәләсен дәррәү күтәрә башлады. Башкортлар күпләп яшәгән Сарытау, Чиләбе, Курган, Ырымбур өлкәләреннән милләттәшләрне Башкортстанга мөмкин кадәр күбрәк күчерү кирәклеген әйтә алар. Моны башкорт милли оешмалары вәкилләре республикада башкортларның санын арттыру ихтыяҗы белән дә, башка сәбәпләр белән дә бәйләп аңлата. Ләкин соңгы берничә елда Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче башкортлар Башкортстанга кайтырга бик атлыгып бармый. Һәркемнең үзе төпләнгән җирдә яшисе, балалары шунда тугач, шунда үстерәсе дә киләдер инде.

Башкортстанга башкорт милләте вәкилләрен чит төбәкләрдән күпләп күчерү кирәк дигән фикерне республикадагы башкортларның да барысы да хупламый. Мәсәлән, танылган язучы һәм публицист Тайфур Сәгыйтов шулар исәбеннән. Журналистлар белән атнакич көнне Уфада булган очрашуында ул бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен белдереп менә ни диде:

“Һәркем үзе туган төбәктә яшәргә тели икән, шунда яшәсен, - ди ул. – Мәсәлән Ырымбур өлкәсендә элек-электән ата-бабалары да яшәгән башкортларны нигә Башкортстанга күчерергә. Аларның ватаны шул һәм аларның кендеге шунда береккән”.



XS
SM
MD
LG