Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салаватта татар оешмасы вәкилләре киңәш корды


Башкортстанның Салават шәһәрендәге Татар конгрессы идарәсе вәкилләре, җәйге яллар вакыты булуга карамастан, чираттагы киңәшмәсен үткәрде. Шәһәрнең Башкортстан татар конгрессы филиалы рәисе, Башкортстан Татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы Әсгать Корманаев үз чыгышында, узган айларда башкарылган эшләр турында сөйләгәч, агымдагы бурычларга да тукталды. Аның сүзләренчә, хәзер шәһәрдәге татар җәмәгатьчелек оешмаларының көнүзәк бурычларыннан берсе - мәктәпләрдә татар балаларына үз ана телләрендә белем алу мөмкинлеген тудыруга ярдәм итү. Шул ук вакытта шәһәрдәге һичьюгы бер балалар бакчасында татар балалары төркеме булдыру да төп мәсьәлә булып кала. Әле бу юнәлештә шәһәр мәгариф идарәсе белән әзерлек эшләре алып барыла.

Әсгать Корманаев фикеренчә, Салават шәһәрендәге берничә мәктәптә татар балалары үз ана телләрен өйрәнә ала. Ләкин бу диңгездәге тамчылар гына ди ул.

Әсгать Корманаев республикада башкорт гимназияләренең бик күп булуы, ә татарныкы бармак белән генә санарлык булуын асызыклады. “Башкорт гимназияләренә татар балаларын да укырга алып, аларны башкортлаштыру сәясәте бара, моның белән башкорт халкы үзенең чын башкортлыгын гына югалта, үзенә зыян гына сала”, - ди Әсгать Корманаев.

-Башкортстан җитәкчелеге башкортны саклау турында уйламый кебек. Бөрҗән, Белорет, Баймак районнарының саф башкортларын саклау урынына башка гамәл белән булашалар алар. Башкорт гимназияләрендә маңкорт татарлар да белем ала. Аларның бит башкорт рухы да, җаны да юк.



XS
SM
MD
LG