Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Азиядә су басулардан 178 кеше үлде


Азиянең көньягында көчле яңгырлар китереп чыгарган су басулардан 178 кеше һаләк булган, 19 миллион кеше йортларын ташлап китәргә мәҗбүр. Бигрәк тә Бангладыш, Һиндстанның төньяк штатларына – Бахар, Ассам, Уттар Прадешка зур зыян килгән. Һинстанның финанс башкаласы булган элекке Бомбей, хәзерге Мумбай шәһәре дә су астында. Яңгырлар бу төбәктә июнь аеннан алып сентябрьгә кадәр дәвам итә. Һиндстан һава торышын тикшерүчеләр, быелгы янгырлар башка елларга караганда күпкә көчле булды, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG