Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемеровоның Тырган шахтасындагы каза сәбәбе ачыкланды


Кемерово өлкәсе, Тырган шахтасындагы каза сәбәбе, элек белдергәнчә, шахтада ишелү түгел, метан шартлавы булган. Шуның өстенә, ул җирдә эшләр алып бару проектта каралмаган һәм техник документларсыз башкарылган. 17 июльдә шахтада ике күмер кисүче һаләк булган һәм берсе яраланган иде. Кузбассның 8 күмер чыгару ширкәтләрен тикшергән Ростехнадзор (Русиянең техника күзәтү оешмасы), 200-дән артык канун бозулар тапкан. 40 урында эш алып бару туктатылган.
XS
SM
MD
LG